Нурлат районының Биккол авылында Сабан туе узды

2021 елның 14 июне, дүшәмбе

Халык уеннары, күңел ачулар, җыр-биюләр белән авыл бәйрәме барлык кунакларның күңеленә хуш килде.

Биккол авылында Сабан туе ел саен билгеләп үтелә. Дөрес, узган "коронавируслы" ел искәрмә булды, шуңа күрә, мөгаен, авыл халкы, шулай ук күрше торак пунктлардан килгән кунаклар бу юлы аеруча яраткан бәйрәмне сагынырга өлгергәндер. Чөнки нәкъ менә Сабан туе ел саен бөтен кешене җыя һәм очрашу урынына әверелә. Оештыручылар Сабан туена җитди әзерлек алып бардылар. Быел кунаклар өчен авыл гимны булган «Бикколым, син – дөнья үзәге» дигән фотозона булдырылды, ә кечкенәрәк балалар өчен уен зонасы әзерләнде. Авылның үзәгендә урнашкан Сабан туе мәйданы да быел тагын да чистарды һәм матурланды. Авыл җирлеге башлыгы Рамилә Әхмәтшина билгеләп үткәнчә, тиздән биредә парк булдыру планлаштырыла, аны коймалап алу эше башланган инде.

Традиция буенча Сабан туенда төрле яшьтәгеләр өчен күңелле уеннар, кызыклы ярышлар оештырылды. Бәйрәм кунаклары бакча арбаларында узыштылар, «чаңгы» да йөгерделәр, катыктан тәңкәләр эзләделәр... Уеннар, күңел ачулар юбилярларны, спонсорларны, шулай ук актив катнашучыларны бүләкләү белән чиратлашып барды.

Милли көрәш буенча ярышлар авыл халкының иң яратып караганы көрәшнең финалы булды, анда батырларны өч яшь категориясендә ачыкладылар. Өлкәннәр арасында абсолют батыр булып Ришат Сәфәргалиев калды. Авылдашларының алкышлары астында аңа тантаналы рәвештә тәкә тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International