12 июнь көнне Сабантуй мәйданында скандинавия йөрешен яратучыларның "Көмеш сукмак "проекты кысаларында клубның йомгаклау җыелышы булды.
Скандинавия йөрешенә 4000гә якын өлкән яшьтәге нурлатлы өстенлек бирә. Проект кысаларында катнашучыларга даими рәвештә дәресләр өчен таяклар һәм жилетлар бирелде. Бу көнне проект ахырына якынлашу сәбәпле, "Татнефть" хәйрия фонды грантына акчаларына алынган сәламәтләндерү йөреше өчен таякчыклар таратылды, шулай ук биредә клуб активистларын призлар белән бүләкләделәр.
Проект тәмамлануга карамастан, барлык катнашучылар да Нурлат шәһәрендә актив, озын гомерле олы буын вәкилләре өчен бик мөһим булган очрашулар һәм аралашуны дәвам итүләрен теләделәр.