«Спорт патшасы» җиңел атлетика фестивале 12 июньдә Самарада узды. Стартларда Россиянең 30 шәһәреннән 2 меңгә якын кеше катнашты.
Нурлатның яшь спортчылары да әлеге масштаблы чарадан читтә калмадылар һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Мәсәлән, Сабина һәм Рәдиф Бәшировлар 600 метрга һәм 3 чакрымга йөгерүдә 2 нче урынны яуладылар. Никита Нелюбин-10 км дистанциядә 1 урынга лаек булды.