Нурлатта «Безнең ишегалды» программасы кысаларында төзекләндерү эшләре башланды

2021 елның 13 июне, якшәмбе

«Безнең ишегалды» Президент программасы кысаларында төзекләндерелгән ишегалды территорияләре саны 16га артачак. Агымдагы елда нәкъ менә шуның кадәр ишегалдын реконструкцияләү планлаштырыла. Эшләр башланды инде, алар шәһәрнең төрле микрорайоннарында алып барыла. Шул исәптән төньяк-көнчыгышта да. Биредә Кариев урамындагы 40 һәм 42нче йортларның ишегалды территориясендә Без генераль подрядчы булган НУАД хезмәткәрләрен очраттык. Әлегә башлангыч этапта эшләр, шуңа күрә барысы да ничек үзгәрүе һәм матур булуы турында сөйләргә иртә әле. Тик узган ел нәтиҗәләрен күреп, болай буласына  беркем дә шикләнми.

-Хәзерге вакытта демонтаж эшләре һәм юл өслеген урнаштыру бара, - дип шәрехләде эш барышын юл предприятиесе прорабы Владимир Де Вилленев. – Хәзер иске катламны сүтәбез, яраксыз грунтны чыгарабыз һәм яңа «нигезне» ясыйбыз.

Реконструкция күрше ишегалларында да алып барыла. Прораб сүзләренә караганда, Тимерҗанов урамындагы 17 һәм 19, Кариев урамындагы 44 һәм 46нчы йортлар ишегалдында төзекләндерү эшләре төгәлләнгән инде.

-Янкорма ташын салуга әзерлек бара, шушы көннәрдә аны түши башлаячаклар, - диде Владимир Де Вилленев. 5 берәмлек техника тупланган участокта, шул исәптән үзбушаткыч, тигезләгеч, төягеч, грейдер, хәзерге вакытта 8 юл эшчесе мәшгуль.

- Без бу дүшәмбе көнне 40 һәм 42 нче йортлар ишегалдында эшли башладык, якынча 2 атнадан нигезләү төзелешен тәмамларга исәп тотабыз. Шуннан соң подряд оешмасы бордюр ташы чыгарачак, шуннан соң инде асфальт өслекне җәюгә керешәчәкбез.

-Ишегалды территорияләрен төзекләндерү күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән килешенгән расланган схемалар нигезендә алып барыла, - диде районның баш архитекторы Марсель Гәрәев. - Узган еллардагы кебек үк, быел да халык белән очрашулар үткәрелде, төзәтмәләр кертелде.

Менә монда да идарә оешмасы балалар мәйданчыгының иске конструкцияләрен сүтте, заманча конструкцияләргә куюга өметләнәләр.

-Программа кысаларында яңа тротуар төзеләчәк, ишегалды территорияләре дә, балалар мәйданчыгы да асфальтланачак, анда, безгә әйткәнчә, заводта ясалган яңа кече архитектура формалары урнаштырылачак. Балаларыбызны сөендерү өчен алар күбрәк булсын иде, - дип уртаклашты «Ямьле йорт» идарәче оешмасы җитәкчесе Минсәгыйт Хәсәнҗанов.

Төньяк-Көнчыгыш микрорайоны шәһәрдә чагыштырмача яңа һәм ул үсә бара. Ә «Безнең ишегалды» программасы аңа яшь булып калырга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International