Тантаналы рәвештә паспорт тапшыруны "Бердәм Россия" партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе оештырды. Россия көне алдыннан Нурлатта яшь буын вәкилләренә паспортлар тапшыру күркәм традициягә әверелде. Быел да Россия көнендә Нурлат шәһәренең "Театраль" скверында 5 яшь нурлатлыга тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру тантанасы булды. Төп документларны яшь гражданнарга җылы котлаулар белән Нурлат шәһәре Советы депутаты Николай Липатов тапшырды. Ул аларга үз иленең лаеклы гражданнары булырга дигән теләк теләде.