Сабан туе кысаларында узган “Батырлар узышы” спорт ярышының яңа төре нурлатлыларга бик ошады.
Анда 15 команда катнашты. Батырлар узышы - команданың күмәк ярышы. "Катнашучылар үз көчеңне сынау, чыдамлылык, команда рухын сынау буенча ярышлар үтәчәк. Монда бер-береңнең ярдәменнән башка үтеп булмый торган этаплар бар. Алга китеп әйтим, нурлатлыларга бу бик ошаячак ", - диде ярышлар башланыр алдыннан Ижау шәһәренең "Маҗаралар академиясе"ннән баш судья Рәшит Юсифов. Ярыш 12 этаптан торды, шул исәптән уен формасындагы, баулы биремнәре дә булды, команда этапларының берсендә автомобильне тростка бәйләп тә тарттылар. Соңгы этапта 40 метрлы батут батут каршылыкларын узарга кирәк иде, бу этап катнашучыларда да, җанатарларда да шаккаткыч соклану тудырды. "Башта без инструктаж уздырдык, катнашучыларга алдан ук Нигезләмәне җибәрдек. Команда капитаннарына урында һәр этапта нәрсә эшләргә кирәклеген күрсәттек", - диде Рәшит Юсифов. Беренче булып стартка аграр көллиятнең «НАТ» командасы чыкты. «Без ярышларда катнашырга бик теләп ризалаштык. Барлык этапларны да бик теләп уңышлы үттек, без канәгать», – дип уртаклашты көллиятнең физкультура укытучысы Лилия Шәрәфетдинова. "Канат буйлап чыкканда бераз кыен булды. Ә болай барысы да бик ошады ", - диде командадагы бердәнбер кыз Диана Кандалина.
Ярышларда катнашучылар арасында нефтьчеләр дә, спорт мәктәпләре командалары да, «Сугышчан туганлык» әгъзалары да бар иде. Ә нәтиҗәләр шундый. Составында хатын-кызлар булган команда арасында 1 нче урынны Нурлат җылылык челтәрләре командасы, 2 нче урынны «Ледок» спорт мәктәбе, 3 нче урынны «Нурлатнефть»НГДУ яулады.
Ирләр командалары арасында-1 нче урын Хәрби – Диңгез Флоты, 2 нче урын-8 нче мәктәп, чик буе гаскәрләре, 3 нче урын – «Тулпар» спорт сарае. 1 нче урынны алган командаларга «Прогресс-В» компанияләр төркеме президенты, Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе Вазыйх Мөхәммәтшин (Самара шәһәре) бүләкләр тапшырды.