Нурлат Сабантуе яңалыкларга бай булды

2021 елның 12 июне, шимбә

Быел Нурлат Сабан туе бик күп яңалыкларны үзенә җыйды. Күп чатырлар булган мәйданда быел шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары чатырлары да барлыкка килде. Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшинның инициативасы предприятие җитәкчеләре күңеленә хуш килде, алар үз палаткаларын бик теләп корып куйдылар.

Шулай итеп, бәйрәм шартларында иң яхшы хезмәткәрләрне хөрмәтләделәр, шулай ук ял итүне дә оештырдылар. Әлеге мәйданчыкларда район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин белән бергә бәйрәм кунаклары - экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков, ТР Дәүләт Советы депутатлары Людмила Рыбакова, Шамил Яһүдин да булды. Биредә Алмаз Әхмәтшин хезмәт коллективларын котлап кына калмыйча, иң яхшы хезмәткәрләргә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары да тапшырды. Элегрәк, «Нурлат-информ»  Нурлатта Сабан туе бәйрәме уңаеннан зур фоторепортаж бастырган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International