Нурлатта милли бәйрәм Сабан туе матур һәм күңелле үтте

2021 елның 12 июне, шимбә

Язгы кыр эшләрен тәмамлау хөрмәтенә Нурлатта милли бәйрәм Сабан туе узды.

Нурлатта Сабан туе бәйрәме күптән инде милләтара рангка ия булды һәм күп санлы кунаклар катнашында уза. Бәйрәм мәйданына алып керүче үзәк капка янында кунакларны Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин каршы алды һәм импровизацияләнгән мәйданчыклар буйлап озатып йөрде. Быел Нурлат сабантуеның мактаулы кунаклары арасында экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков, ТР Дәүләт Советы депутатлары Людмила Рыбакова, Шамил Яһүдин, шулай ук нефть сервисы предприятиеләре, Нурлат якташлар җәмгыяте җитәкчеләре бар иде. Алар «Осталар шәһәре» ндә булдылар, анда декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе, Дуслык урамы һәм башка кызыклы урыннар белән таныштылар. Алар татар өе ишегалдын да карадылар. Монда «Г.Кариев исемендәге музей йорты. Сәяр-Спутник" театральләштерелгән күренеш белән, татар театрына нигез салучы язмышына кыска, әмма тулы экскурсия ясалды, шулай ук "Габдулла Тукай исемендәге музей йорты" күренеше тәкъдим ителде.

Бәйрәмнең төп мәйданчыгына барышлый кунакларга татар чәе традицияләрен күрсәттеләр, мастер-классларга чакырдылар, җирле товар җитештерүчеләр үз продукциясен тәкъдим итте. Бәйрәмнең тантаналы өлеше исә традиция буенча үзәк сәхнә янында башланды. Казаннан профессиональ алып баручылар Гөлназ Сәфәрова һәм Газинур Фәйзуллин бу матур бәйрәмгә үзенчәлек өстәп бизәделәр.

Тантаналы өлешне Нурлат муниципаль районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин ачты. «Хөрмәтле нурлатлылар, бәйрәм кунаклары! Сезне традицион милли бәйрәмебез Сабан туе белән котлыйм! Сабан туе төрле милләт кешеләренең хезмәт, ихласлылык һәм дуслык символы булды һәм шулай булып кала да.  Һәм без бу гасырлар дәвамындагы традицияләрне бик югары бәялибез. Быел Сабан туе төп дәүләт бәйрәме Россия көне белән туры килде. Бу мөһим бәйрәмнәр кешеләрне берләштерә һәм аларны яңа җиңүләргә һәм казанышларга рухландыра. Сезне чын күңелдән Россия көне белән котлыйм», - диде Алмаз Әхмәтшин бәйрәмнәр белән котлап. Ул нурлатлыларның республика һәм тулаем ил үсешенә керткән өлешен билгеләде. Ул үз чыгышында авыл хуҗалыгы алдынгыларына аерым игътибар бирде: игенчеләргә, терлекчеләргә, районның социаль-икътисадый үсешенә саллы өлеш кертүчеләргә, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннарының бүген бәйрәмнең төп кунаклары һәм каһарманнары булуларын билгеләп үтте. Район Башлыгы зур сәхнәдән бәйрәмне оештыручыларга да рәхмәт белдерде.

Сабан туенда катнашучыларны ТР экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков сәламләде, ул ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын җиткерде, сәламәтлек, бәхет, уңышлар теләде.

Александр Шадриков һәм Алмаз Әхмәтшин бәйрәмне бүләкләү тантанасы белән дәвам иттеләр. Тырыш җир эшкәртүчеләр, игенчеләр, механизаторлар һәм авыл хуҗалыгы тармагын күз алдына да китереп булмый торган барлык хезмәтчәннәр хөрмәтенә биредә бәйрәм программасы белән зур концерт оештырылды. Алар хөрмәтенә республика эстрадасы артистлары, иҗади коллективлар, Нурлат районы сәхнә осталары күңелле җырлар, дәртле биюләр, композицияләр башкарды. Ә бәйрәм һаман көчәя барды. Бу вакытта нурлатлылар һәм бәйрәм кунаклары төрле конкурсларда, квестларда катнаша, бик күп мастер-классларда катнаша алдылар. Балалар өчен батутлар эшләде,  елга аша импровизацияләнгән күпер фотозона да буш тормады,  ял итү урыннары, сәүдә рәтләре оештырылды. Кыскасы, бәйрәм яхшы кәеф бүләк итте һәм Сабан туен лаеклы төстә билгеләп үтәргә, күңел ачарга, якыннар белән очрашырга мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International