«Сөләйманов А.И.» КФХ башлыгы «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде

2021 елның 11 июне, җомга

ТР Президенты Указы белән республиканың агросәнәгать комплексы үсешенә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Сөләйманов Әхтәм Исмәгыйль улы» крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы Сөләйманов Әхтәм Исмәгыйль улы «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде.

Бу көннәрдә Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Әхтәм Исмәгыйль улы Сөләйманов истәлекле датаны билгеләп үтә. Ул илгә кайгы, газаплар, югалтулар алып килгән 1941 елның июнендә туган. Әтисе сугышта һәлак булган, шуңа күрә аның балачак хатирәләре күбрәк ятимлек, авыр хезмәт, ачлык белән бәйләнгән.

Яшь килеш, 16 яшендә туган авылы Чулпан кырларында тракторчы булып эшләгәндә, ул беренче чыныгуны да, тормыш тәҗрибәсен дә ала. Тырышып, яратып башкарылган хезмәтнең бүләкләнүен, гаять зур канәгатьлек хисе китерүен аңлау да шул вакыттан үк таныш түгемлме икән? "Ул көздә колхоз бер тонна ашлык бирде. Бу – үз тырышлыгым һәм хезмәте белән эшләгән беренче хезмәт хакы иде», - дип искә ала Әхтәм Исмәгыйль улы. Егет әкренләп трактор рулен машинага алыштыра, армиядә хезмәт иткәннән соң механиклар курсын тәмамлый. Ул елларда бу һөнәр вәкилләренә ихтыяҗ зур иде, чөнки һәркайда механикалаштыру бара иде. Яшь механикның тырышлыгын тиз күреп алалар, аны башта баш инженер, аннары партоешма секретаре итеп билгелиләр. Аның хезмәт юлы белемнәрен күтәрү белән үрелеп бара: ул Чистай совхоз-техникумын, югары партия мәктәбен тәмамлый.

"Коммунизмга юл" колхозын ул елларда тәҗрибәле председатель Павел Иванович Ильин җитәкләде. “Утызмеңче”, хөрмәтле председатель, аның үз карашы, эш стиле бар иде. Аның кул астында мин эшләргә өйрәндем. Гомумән алганда, минем яхшы укытучыларым бар иде. Соңрак, район җитәкчесе Габбас Кыям улы Гыйматдинов кул астында эшли башлагач, тормыш дәресен “Рассвет” совхозы директоры буларак, аннары партия райкомының икенче секретаре вазыйфасында алдым”, - дип, зур ихтирам белән искә ала Әхтәм Исмәгыйль улы үзенең остазларын.

«Беркөнне Чулпанга кайткач, авылдашларымның күз яшьләре белән колхозның таркалуы турында сөйләгәннәрен ишеттем. Фермаларда барлыгы 47 сыер калган, аларны каядыр алып китәргә тиешләр икән, чәчү эшләрен башкарасылары да  шик астында икәнен ишеткәч, безнең колхозның шундый кызганыч хәлдә калуы белән килешергә теләмәдем. Җирне кайгырту мәсьәләсен үз кулыма алырга дигән карарга килдем, - ди Әхтәм Исмәгыйль улы.

-Бу - 2006 ел иде. Яңа төзелгән хуҗалык Чулпан, Биләр-Озера тирәләрендә 13 мең гектар җирне берләштерде. Бөтен җирдә эшне өр-яңадан башларга туры килде, дияргә була: техпаркны яңарттылды, соңрак терлекчелек комплексын төзелде. Бүген хуҗалык берничә элеккеге колхозны үз эченә алган 30 мең гектарга якын мәйданда игенчелек эшләре алып бара, көчле профессионаллар коллективын берләштерә. Шик тә юк, районның авыл хуҗалыгында барлык уңышлар күрсәткечендә, беренче чиратта, «Сөләйманов А.И.» КФХның һәм шулай ук «АгроИнвест» идарәче компаниясенә керә торган тагын бер хуҗалыкның «Южная» агрофирмасының саллы өлеше дә бар.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең өзлексез эшчәнлеге ул тотрыклы эш урыны да, авылда яшәүче кешеләр өчен керем чыганагы да, гаилә иминлеге дә, димәк, авылларның киләчәге дә дигән сүз. Әхтәм Исмәгыйль улының эшен “АгроИнвест”та генераль директор вазыйфасында аның улы, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов уңышлы дәвам итә.

"Күп еллар узгач туган җиребезнең икмәк тулы кырларына, маллар тулы терлек үрчетү комплексларына карап чиксез горурлык кичерәм. Һәм шул ук вакытта гомерлек эшемне дәвам итүче лаеклы алмашчым барына шатланам”-, ди Әхтәм Сөләйманов.

Балаларына исә әтиләреннән, эшлекле сыйфатлары белән бергә, патриотлык кебек күркәм сыйфат та күчкән. Туган җиргә мәхәббәт, аның кадерен белү - бу гаиләнең күркәм традициясе. Ә җир аны яратучыларны һәрчак бүләкли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International