Алмаз Әхмәтшин төзелеп килүче ял объектында булды

2021 елның 11 июне, җомга

Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин Нурлатта Шашин урамындагы күлне төзекләндерү эшләренең барышы белән танышты.

Нурлатта Шашин урамындагы күлне төзекләндерү дәвам итә.

«Шәһәрдә уңайлы яшәү өчен җәмәгатьчелек урыннарын булдыру бик мөһим һәм шуңа күрә Карл Маркс урамын төзекләндерүне дәвам итеп, Шашин урамында «Шәһәр күле» ял итү урынын булдыруны кирәк дип таптык», - диде Алмаз Әхмәтшин.

Күлне чистарту һәм тирәнәйтү эшләре узган ел ук үткәрелде, быел исә  республикада җәмәгать урыннарын үстерү буенча республика президент программасы хисабына паркны төзекләндерү дәвам итте.

«Бүген эшләр тулы күләмдә алып барыла, тротуарлар, амфитеатр, сәхнә корыла, соңрак балалар һәм спорт мәйданчыкларын төзү эшләре башкарылачак», - дип билгеләп үтте район Башлыгы.

Август ахырында объектны файдалануга кертү һәм монда төрле чаралар үткәрү планлаштырыла.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International