Җирлекара үзәк китапханә коллективы нурлатлыларга якынрак булырга теләге белән Үзәк паркта «Үзеңә китап укучы булу бәхете бүләк ит» дип исемләнгән җәйге күчмә уку залы оештырды.
Биредә шәһәр халкы һәм кунаклар иң яхшы китаплар һәм иң кирәкле периодик басмалар белән таныштылар, шулай ук «Табигатьтә китап белән»дигән фотосессиядә катнаштылар. Җәйге уку залына килүчеләр шулай ук «Җәйге китап әйләнеше» дигән букроссинг хезмәтеннән дә файдалана алдылар.
Текст һәм фото: Нурлат шәһәренең җирлекара үзәк китапханәсе