Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 11 июненә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүне алдан кисәтү

2021 елның 10 июне, пәнҗешәмбе

Алмашынучан болытлы һава. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, көндез урыны белән боз явуы ихтимал. Җил төньяк-көнчыгыштан, төньяктан секундына 5-10 м, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр, яшен вакытында көчәйгәндә 15-18 метрга кадәр. Минималь һава температурасы төнлә +10..+14˚. Көндез максималь һава температурасы +24..+26˚.

Игътибар! 2021 елның 8 июненнән 15 июненә кадәр Татарстан Республикасында урманнарның югары янгын куркынычы (4нче дәрәҗә), көнчыгышта урманнарның гадәттән тыш куркынычы (5нче дәрәҗә) сакланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International