Район өчен мөһим булган объектта эш барышы белән Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин танышты.
Проект куәте - тәүлегенә 120 тонна. Сөт заводы никадәр көчле булачак икәнен, бу саннар буенча фикер йөртергә мөмкин. Биредә эшләячәк резидентның ниятләренең җитдилеге турында яңа куәтле техника да, биналарда урнаштырылган зур җиһазлар да сөйли. Спиртзавод ябылганнан соң бушап калган биналарда бу көннәрдә яңадан тормыш кайный. Бүгенге көндә завод 70 процентка әзер, - диде техник консультант Марсель Хәкимов. - Технологик җиһазлар тулысынча монтажланган, торба үткәргечләр салынган. Хәзер йомгаклау этабына - тоташтыруга керештеләр. Якындагы 2-3 атнада электрүткәргечләргә дә керешергә мөмкин булачак.
Әгәр барысы да шома гына барса, сөт заводында беренче продукцияне якындагы ике айда чыгарырга планлаштыралар. Әлбәттә, завод этаплап ачылачак дип планлаштырыла. Мәсәлән, беренче чиратта ул тәүлегенә 50-60 тонна сөт кабул итәргә һәм эшкәртергә мөмкинлек бирәчәк. Киләчәктә җитештерү күләмнәре артачак һәм 120 тоннага җиткереләчәк. Ә бу барлык районда җитештерелә торган сөтнең күләме. Безнең өчен бу мөһим объект, чөнки яңа завод ачылгач, барлык сөтне үзебездә эшкәртергә мөмкин булачак, ә бу өстәлгән бәягә салым бездә калачак дигән сүз. Кызганычка каршы, моңа кадәр районда җитештерелгән сөтнең якынча 10 проценты гына калган иде, - диде район башлыгы Алмаз Әхмәтшин. Алмаз Салимович билгеләп үткәнчә, районда сөт җитештерү күләме арту күзәтелә-соңгы өч елда ул 70 процент тәшкил иткән. Бу хуҗалыкларның нәселле савым сыерлары асрауга игътибарын арттыру нәтиҗәсе дә. Ә сөт заводын ачу җитештерү күләмен тагын да арттырырга мөмкинлек бирәчәк һәм районда узган ел ачылган ит эшкәртү комплексы кебек кирәкле объектка әйләнәчәк. Завод нурлатлыларны эш урыннары белән тәэмин итү ягыннан да мөһим. Беренче чиратта 35-40 кешегә эш урыннары булдыру күздә тотыла, киләчәктә аларның санын 80гә җиткерү планлаштырыла.