Нурлат велосипедчылары-район автоинспекторларының игътибар үзәгендә

2021 елның 10 июне, пәнҗешәмбе

Җәй җитү белән шәһәр һәм район юлларында велосипедчылар саны сизелерлек артты. Кызганычка каршы, ике тәгәрмәчле транспорт хуҗалары да юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәми. Велосипедчы катнашында районда 1 юл-транспорт һәлакәте булган. Автоинспекторлар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 5тән артык велосипедчы ачыкланды.

«Велосипедчылар арасында хокук бозучыларны бетерү өчен без көндәлек рейдлар уздырабыз. Моннан тыш, алар белән аңлату һәм профилактик әңгәмәләр дә үткәрәбез. Исегезгә төшерәм, велосипедчылар да, автомобиль хуҗалары кебек үк, куркынычсызлык кагыйдәләрен бозган өчен дә җаваплылыкка тартылалар», - дип сөйләде “Нурлат-информ” хәбәрчесенә ЮХИДИнең Нурлат бүлеге башлыгы Илдар Әхмәтҗанов.

Нурлат Дәүләт автоинспекциясе бүлеге хезмәткәрләре искә төшергәнчә, 24.8 п. буенча, велосипедчы велосипедтан төшәргә һәм велосипедны үзе артыннан йөртеп, юлны аркылы чыгарга тиеш. Моннан тыш, алар саклык экипировкасын һәм велосипедчының кирәкле куркынычсызлыгын тәэмин итәчәк яктылык кайтаручы элементларны кулланырга киңәш итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International