Чара 1945-1994 елларда Германиядә Совет гаскәрләре төркеме составында тынычлык һәм Ватан сагында торган хәрбиләргә һәйкәл янындагы шәһәрнең үзәк паркында узды. Бу якты һәм кояшлы көндә Нурлатта ГСВГ оешуның 76 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды. Анда Германиядә төрле елларда хезмәт иткән нурлатлылар, чакырылган кунаклар һәм шәһәр халкы катнашты. Митингта ГСВГ ветераннары тигез строй белән хәрәкәт иттеләр, үз флагларын күтәрделәр һәм һәлак булган хезмәттәшләрен истәлекләрен узган елда үз көчләре һәм чаралары белән билгеләнгән һәйкәл территориясендә бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
«Ел саен бу көнне сез бирегә килеп, монда дусларыгыз-полкташларыгыз белән очрашуыгызны теләр идек. Сезгә хезмәтегез өчен зур рәхмәт, бәйрәм белән!", – дип мөрәҗәгать итте ветераннарга Нурлат районы хәрби комиссары Заһир Абдуллин.
Шулай ук район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Румия Фәтхетдинова, Әфганстанда сугыш ветераннары һәм инвалидларының җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Ришат Сафиуллин да тәбрик сүзләре җиткерде. Бәйрәм белән котларга башка гаскәрләр вәкилләре дә килде. Чара барышында ГСВГ ветераннарын Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары белән бүләкләделәр. Ветераннарның өчесе “ГСВГ ветераннар берлеге” медаленә лаек булды. Хезмәттәшләрен әлеге истәлекле дата белән котларга Яшел Үзәннән Рәис Нурхамәтов килгән иде. "Сезнең шәһәрдә мондый вакыйгага оешкан төстә һәм күмәк - тату килүегезгә мин бик шат. Безнең Яшел Үзәндә ГСВГ сугышчыларына мондый һәйкәл юк. Минемчә, Казанда да мондый оештыру белән бәйрәм ителми мондый, - диде Рәис Гомәрович. Ул үзенең туган шәһәрендә нурлатлылар үрнәгендә шундый һәйкәл урнаштырырлар дип өметләнә. Тантаналы чарада яшь нурлатлылар да катнашты. “Камыр Батыр” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр төркеме бәйрәмне карарга гына түгел, ГСВГ ветераннарын шәхсән котларга да килде. «Ике шәкертебез Зарина Шәйдуллина һәм Рианна Гиниатуллина шигырьләр сөйләделәр, аларның тәрбиячеләре ГСВГ ветераннарын чын күңелдән котлау өчен яраклы әсәрләр сайларга тырыштылар. Истәлекле очрашуда катнашучыларның алкышларына караганда, алар бик яхшы чыгыш ясады дип уйлыйм, - диде балалар бакчасы музыка җитәкчесе Эльвира Минһаҗева. Моннан тыш, бәйрәмдә Нурлат районының үзешчән артистлары, шулай ук «Зәңгәр кош» театр төркемендә катнашучылар катнашты. Митинг 1945-1994 елларда Германиядә Совет гаскәрләре төркеме составында тынычлык һәм Ватан сагында торган сугышчылар мемориалына чәчәкләр салу һәм истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.