Балалар Сабан туе 9нчы шәһәр мәктәбендә мәктәп яны лагерында тәрбияләнүчеләр өчен узды. Сабан туе - ул төрле конкурслар, уеннар һәм массакүләм күңел ачулардан башка узмый торган матур һәм күңелле бәйрәм. Мәйданчыкта балалар, көч-куәт һәм җитезлек күрсәтеп, катлаулы конкурсларны намус белән җиңеп чыктылар: капчык киеп йөгерү, көянтә һәм чиләкләр күтәреп узышу, Сабан туе классикасына әверелгән «чүлмәк» вату, пешкән йомырка белән йөгерү һәм башкалар. Бәйрәмдә катнашучылар ярышларның һәр төрендә актив катнаштылар. Бәйрәм азагында җиңүчеләр һәм ярышларда катнашучылар грамоталар һәм Халыклар дуслыгы йортыннан татлы призлар белән бүләкләнделәр. Халыклар дуслыгы йорты командасы мондый балалар Сабан туен инде беренче ел гына үткәрми. Быел ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлана. Бәйрәмнең максаты - балаларны һәм яшьләрне халык мәдәни кыйммәтләренә, спортка җәлеп итү, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау.