Иртәгә, 10 июньдә, Нурлатта "Тоннель" профилактик чарасы узачак.
Традицион чара юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклау, аерым алганда, исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү максатыннан үткәрелә.
Район автоинспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә, юлларда игътибарлы булырга кирәклеген искәртә.