«Заречный» балалар сәламәтләндерү лагеренда беренче смена ачылды

2021 елның 8 июне, сишәмбе

«Мәдәни калейдоскоп» дип аталган беренче профильле сменада 76 бала ял итәчәк.

Бүгенге көннән «Заречный» балалар сәламәтләндерү лагере бу сезонда беренче балаларны кабул итте. Балалар өчен ял, сәламәтләндерү һәм тәрбия өчен кызыклы программа әзерләнгән. Лагерьда коронавирус буенча санитар-эпидемиологик таләпләргә бәйле барлык саклык чаралары да үтәлә – лагерьның барлык хезмәткәрләре вакцинация узды.

Гомумән, җәйге сезонда биредә 4 профильле смена оештырылачак, аларда 400 дән артык талантлы, сәләтле балалар ял итәчәк. Беренче смена 25 июньгә кадәр дәвам итәчәк. 28 июньнән "PRO-НАС" мавыктыргыч исеме астында икенче смена башлана, анда балалар журналистика һәм лингвистика буенча үз белемнәрен тулыландыра алачак.

Фото: «Заречный» балалар сәламәтләндерү лагере инстаграмыннан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International