Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Оксана Терентьева исеменнән социаль хезмәткәрләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрендә җылы һәм ихлас котлаулар кабул итте.
Үзенең сәламләү сүзендә Алмаз Сәлимович билгеләп үткәнчә, социаль хезмәткәр һөнәре кешеләр тормышына игелекле һәм шәфкатьлелек алып килә. Үзләрен бу мөһим өлкәгә багышлаган нурлатлылар, беренче чиратта, күңел намусына, зур түземлеккә һәм сабырлыкка ия.
-Әлбәттә, эшчәнлекнең барлык юнәлешләре дә мөһим. Әмма сезнең өлкә аеруча мөһим, - диде район башлыгы. Шулай ук һөнәри бәйрәм көнендә районның социаль хезмәткәрләрен хөрмәтләү күркәм традициягә әйләнде, дип билгеләп үтте. Узган ел да, коронавирус буенча профилактик чараларга карамастан, тантана уздырылды. Ул чикләнгән форматта узса да, армый-талмый хезмәт иткән һәм эшкә намуслы караган өчен тирән рәхмәт сүзләре районның барлык социаль хезмәткәрләренә тапшырылды. Чөнки бу катлаулы пандемия чорында аларның ярдәменә гражданнарның иң якланмаган категорияләре - өлкән һәм ялгыз кешеләр мохтаҗ иде.
Нурлат районында халыкны социаль яклау өлкәсендә 140тан артык кеше хезмәт куя, алар көн саен үз эшләрен башкаралар, күп балалы гаиләләргә, ятим балаларга, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, инвалидларга, аз керемле гражданнарга һәм тормыш авырлыкларын кичерүчеләргә дәүләт ярдәменең адреслылыгын һәм үз вакытында булуын тәэмин итәләр, - дип билгеләде халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Оксана Терентьева һәм конкрет саннарны мисалга китерде. - Агымдагы ел башыннан гына да районыбыз халкына дәүләт социаль ярдәменә 13,5 миллион сумнан артык акча бүленгән.
Һөнәрендә ирешкән уңышлары һәм нәтиҗәле хезмәте өчен районның кайбер социаль учреждениеләре хезмәткәрләре район башлыгының, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамоталарына лаек булды. Тантаналы чараны район үзешчәннәренең иҗат номерлары бизәде.