Бүген тантаналы шартларда Нурлат район хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә дөньяга килгән йөзенче сабыйны чыгару булды.
Кечкенә Аделинаның бәхетле әти-әнисен – Дмитрий һәм Альбина Улаевларны әлеге истәлекле вакыйга белән котларга район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин та килгән иде. Ул аларга изге теләкләрен җиткерде, бүләкләр тапшырды.
«Бер – берегезне саклагыз, һәр эштә ярдәм итегез, вакытлар узу белән сезне дә нык, тату һәм бәхетле гаилә үрнәге итеп китерсеннәр», - дип мөрәҗәгать итте аларга Алмаз Сәлимович.
Улаевлар гаиләсендә уллары Ярослав үсеп килә, аңа 4 яшь. Кечкенә сеңлесен каршы алырга бала тудыру йортына да ул әтисе һәм күпсанлы туганнары белән килгән.
«Без көтеп алынган кызыбызның туу шундый вакыйга белән билгеләп үтелер диеп көтмәгән идек. Аның алдагы тормышы да шундый ук бәхетле булсын дип телибез», - дип уртаклашты яшь әни.
Нурлат район хастаханәсенең баш табибы Айдар Сәгъдиев сүзләренә караганда, Нурлат районында ел башыннан бирле 148 бала туган, шуларның 102се – район хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә.