Нурлатта хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2021 елның 8 июне, сишәмбе

Бүген Нурлат муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды.

Анда төрле ведомство вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, хокук саклау органнары, прокуратура хезмәткәрләре һ.б. катнашты.

 Көн тәртибенә 4 актуаль мәсьәлә чыгарылды. Аларның беренчесе буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге башлыгы урынбасары - Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча тикшерү бүлеге башлыгы Ләйсән Камалетдинова чыгыш ясады. Ул мәгълүмати-телекоммуникация технологияләре өлкәсендә кылынган җинаятьләрне профилактикалау темасына җентекләп тукталды, өлкән яшьтәге кешеләргә карата дистанцион алдаулар фактлары статистикасын китерде. Алмаз Сәлимович бу теманы иң актуаль темаларның берсе дип атады, нурлатлыларны өлкән буын кешеләрен алдау фактлары кимесен өчен барлык чараларны кулланырга өндәде.

Утырышта каралган икенче мәсьәлә балигъ булмаган гражданнар тарафыннан кылынган, шулай ук аларга карата кылынган җинаятьләрне профилактикалауга кагылышлы иде. Биредә Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлеге полиция начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Юрий Осипов җентекләп чыгыш ясады. Мәсьәлә турында фикер алышканда балалар җинаятьчелеген профилактикалауга, балалар һәм ата-аналарның хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән очрашуларына юнәлтеләчәк балалар өчен массакүләм чаралар уздыру турында тәкъдимнәр әйтелде. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Руслан Морадыймов «Имин шәһәр» АПК системасын үстерү, күпфатирлы йортларның ишегалды территорияләрен видеокүзәтү системалары белән тәэмин итү турында сөйләде. Район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин халык күпләп җыела торган урыннарда урнаштырылган видеокамералар санының мондый урыннарда җинаятьләр санының кимүенә турыдан-туры йогынты ясавына басым ясады, тиешле күрсәтмәләр бирде.

Утырыш азагында Нурлат үзәк район хастаханәсе баш табибы Айдар Сәгъдиев чыгыш ясады. Ул катнашучыларны ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган һәм тәрбиягә алган гаиләләрдә яшәүче балаларга диспансеризация уздыруның барышы, авыр тормыш хәлендә калган балаларны медицина тикшерүе һәм дәвалау үткәрелү белән таныштырды.

Утырышта карала торган барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар чыгарылды, күрсәтмәләр һәм тәкъдимнәр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International