Кәкре Атауда «Open air» авыл бәйрәме узды

2021 елның 8 июне, сишәмбе

Якташыбыз Рәфис Кәлимуллин, үзенең сәхнә осталыгы белән нурлатлыларның гына түгел, республика җыр сөючеләренең дә күңелен  яулап алган, җырчы быел туган авылы Кәкре Атауда зур авыл бәйрәме үткәрде, ул үзе салган күркәм традициягә тугры калды. Бу юлы чара яңа форматта узды: кич ачык һавада авыл халкы гына түгел, башка авыллардан һәм шәһәрләрдән махсус килгән тамашачылар да, Рәфис Кәлимуллин, Фәрит Низамиев, Илшат Сафин башкаруындагы лирик җырларны тыңлап, дүрт сәгать буе ләззәтләнеп, саксофонист Максим Морозовның, барабанчы Адель Әюповның, баянчы Ринат Ниязовның виртуоз уенына сокландылар. Нурлылылар Рузалия Гомәрова һәм Илдус Садыйковның чыгышлары да матур булды.  Ә инде сәхнәгә танылган диджей Раил Садриев күтәрелгәч, бик сирәк кеше дәртле биюләрдән читтә калгандыр.

-Менә шундый матур бәйрәм авылдашларына соңгы 5-6 елда Рафис Кәлимуллин республика җырчыларын да җәлеп итеп бүләк итә, – диде Кәкре Атау авылы мәдәният йорты режиссеры Фәүзия Кәлимуллина. Кешеләр кич буе күңел ачтылар, ял иттеләр. Кибетләр эшләде, балалар өчен - аттракционнар. Оештыру эшендә Гайтән авыл җирлеге башлыгы Наталья Викторовна Авдеева да зур ярдәм күрсәтте. Бик рәхмәтле. Безнең авылның матур бер почмагы - чара узган парк та матурая баруына сөенеп бетә алмыйбыз. Шушы көннәрдә генә биредә ябык сәхнә төзелде, беседка урнаштырылды. Хәзер бездә ачык һавада төрле чаралар үткәрергә, кыю рәвештә кунакларны кабул итәргә мөмкинлек бар. Сүз уңаеннан, сәхнә һәм беседка халык тарафыннан быел җыелган үзара салым акчасына урнаштырылган. Наталья Авдеева сүзләренчә, паркны төзекләндерү эшләре алдагы елларда да дәвам итәчәк. Киләчәктә аның территориясен әйләндереп алу һәм Җиңү аллеясы салу планлаштырыла. Димәк, узган ел "Татнефть" гранты акчаларына балалар уен мәйданчыгы төзелгән парк тагын да уңайлырак булачак. Ә концерттан соң күтәренке кәеф алган кәкрекүллеләр инде киләсе бәйрәмне көтә-ул җәй уртасында авыл үзешчәннәре катнашында узар дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International