«Кондырча» ландшафт паркы территориясендә федераль грант кысаларында тормышка ашырыла торган төзелеш эшләренең чираттагы этабы бара. Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин «Кондырча» ландшафт паркында эшләрнең барышы белән танышты. Хәзерге вакытта биредә ике подрядчы оешма эшли, аларның эшләре синхронлаштырылган. Шуларның берсе мелиорация эшләрен дәвам итә, икенчесе җәяүлеләр тротуарларын урнаштыру белән мәшгуль. «Без Кондурча елгасында куркынычсызлык максатларында, иң беренче чиратта балаларга су коену мөмкинлеге бирү өчен, эшләрне планлаштырдык. Әлбәттә, мондый урын булдырып, башка зоналар да булырга тиеш дип карар кылдык: барбекю зонасы да, велоюллар да, спорт, балалар мәйданчыклары да, сәхнә дә», – диде Алмаз Әхмәтшин. Район башлыгы эшләрнең график буенча баруын билгеләп үтте, җәй ахырына төп эшләр тәмамланыр, дигән ышаныч белдерде.
«Су коенырга, әлбәттә, быел өлгермибез, әмма бәйрәмнәр, чаралар үткәрергә планлаштырабыз. «Кондырча» ландшафт паркында көзгә таба күп кенә чаралар уздырырбыз дип уйлыйм, - диде Алмаз Сәлимович.
Паркта эшләр актив бара. Аларның әзерлек дәрәҗәсе район башлыгы шәхси контролендә кала.