Бүген Кизләү авылында яшәүче Миневали Кәшаф улы Шәрәфетдинов 90 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итә. Аны олы юбилее белән район башлыгы урынбасары Линар Маняпов котлады. Ул юбилярга РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау телеграммасын, ә район башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән иң җылы теләкләрен һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Миневәли Кашафович күп балалы гаиләдә туган. Авыр сугыш елларында колхозда өлкәннәр белән бертигез эшләгән. Кизләү мәктәбен тәмамлый. Аннары Минзәлә ветеринария училищесына укырга керә. Ветеринария табибы һөнәрен алган. Ул гомер буе пенсиягә чыкканчы Ульянов исемендәге колхозда ветеринар булып эшләгән. Хатыны белән бергә 4 бала тәрбияләп үстерәләр.
Фото: ТР Нурлат муниципаль районының Инстаграмыннан