Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән 2021 елның 8 июнендә иртәнге 6 сәгатьттән кичке 8га кадәр метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү килде.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 8 июнендә көндез һәм кич белән урыны белән яшен, урыны белән кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
Җил көчәйгәндә:
Яшен вакытында:
Әгәр дә сез, велосипедта яки мотоциклда икән, яшен яшьнәгәндә, хәрәкәт итүдән туктагыз һәм үз транспот чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта яшен туктаганын көтегез.
Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника да эштән чыгарга мөмкин. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм яшен киткәнен көтәргә кирәк.
Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлек җиргә (комлы яки ташлы грунтта) ятып торырга киңәш ителә. Сезнең янда елгалар, күлләр яки буалар булмаса яхшы, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.
Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Бәла-каза очрагында һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм"101,112" номерына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шалтыратулар стационар һәм кәрәзле телефоннардан тәүлек әйләнәсе һәм бушлай кабул ителә.
Игътибар! 2021 елның 8 июненнән 15 июненә кадәр Татарстан Республикасында урманнарда янгын куркынычы югары (4нче дәрәҗә), кырый көнчыгышта урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы (5нче дәрәҗә) сакланачак.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.