Нурлатның «Омтылыш» нәфис гимнастика студиясендә тәрбияләнүчеләрнең алтын, көмеш һәм өч бронза медальләре янчыгын тулыландырды. 5 июньдә Яр Чаллыда узган «Балачак планетасы» ачык турнирында алар шундый уңышка ирештеләр.
Эмилия Сәгъдиева – алтын, Милана Корчукова-көмеш, Сәминә Хәбибрахманова, Рената Королева һәм Ксюша Уламасова бронза медальләргә лаек булды.
Бу уку-спорт елында «Омтылыш» студиясендә тәрбияләнүчеләр төрле дәрәҗәдәге 7 ярышта катнаштылар, анда 7 алтын, 10 көмеш һәм 21 бронза медаль яуладылар.
"Шәп нәтиҗә! Без киләсе елда да безнең нәфис гимнастика студиясен, ярышларда туган шәһәребезне лаеклы тәкъдим итәргә өметләнәбез. Ышанам, минем тәрбияләнүчеләрем киләчәктә дә үз казанышлары белән, ата-аналарын һәм безнең өчен җан атучыларны сөендерер", - дип бүлешә кызларның тренеры Зифа Сәгъдиева.