Нурлат бердәмроссиялеләре җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәсе базасында волонтерлык үзәгенең актив эше һәм гражданнарны кабул итү Декадасын үткәрү өчен диплом алдылар.
Шушы көннәрдә Казан шәһәрендә «Бердәм Россия»Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең җирле җәмәгать кабул итү бүлмәләре конкурсында катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды. Бүләкләнүчеләр арасында Нурлат җирле җәмәгать кабул итү бүлмәсе дә бар, ул ике номинациядә җиңүче булды.
Нурлат бердәмроссиячеләренә диплом һәм кыйммәтле бүләк җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәсе базасында волонтерлык үзәгенең актив эше һәм партиянең 19 еллыгына багышланган гражданнарны кабул итү декадасын үткәрү өчен тапшырылды.
Җәмәгать кабул итү бүлмәләре конкурсы халык белән эшне камилләштерү максатыннан үткәрелә. Нурлат бердәмроссиялеләренең чираттагы җиңүе дә бу юнәлештә эш нәтиҗәсе.