Нурлат чыгарылыш сыйныф укучылары математика буенча БДИ тапшыра

2021 елның 7 июне, дүшәмбе

Бүген, 7 июньдә, шәһәр һәм район мәктәпләрен тәмамлаучылар математикадан бердәм дәүләт имтиханы тапшыралар. 117 укучы профиль дәрәҗәсендәге математиканы тапшырырга карар иткән.

Пандемия традицион чыгарылыш сынауларының барышына да йогынты ясады. Нурлат районында дәүләт йомгаклау аттестациясен әзерләү һәм үткәрү буенча координатор Неля Гыйззәтуллина мәгълүматларына караганда, социаль дистанцияне исәпкә алып, аудиторияләрнең тулылыгы 9 кеше тәшкил итә, элек классларда 15әр укучы булган. БДИ барлык санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне исәпкә алып үткәрелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International