Нурлат яшь армиячеләре «Аҗаган-2021»дә яхшы нәтиҗәләр күрсәтте

2021 елның 7 июне, дүшәмбе

Нурлат яшь армиячеләре «Аҗаган-2021» хәрби-спорт уенының республика этабында катнаштылар.

Финалда 7 команда - Татарстан Республикасы районнары һәм шәһәрләреннән килгән зона ярышларында җиңүчеләр-15000нән артык яшүсмер катнашты.

Ярышлар барышында катнашучылар түбәндәге төрләрдә көч сынашты: АК-74 сүтү һәм җыю; граната ыргыту; 2000, 1000 һәм 60 метрга йөгерү; аркада тартылу, идәннән күтәрелү, йөзү, тактик уен; Ватанның хәрби тарихы буенча белемнәрне тикшерү; пневматик винтовкадан ату һәм башкалар.

Нурлатлылар уңышлы чыгыш ясадылар һәм яхшы гомумкоманда нәтиҗәсе күрсәттеләр:

"Төз ату" номинациясендә -2 урын;

"60 метрга йөгерү" номинациясендә-2 урын;

"Граната ыргыту" номинациясендә -2 урын;

"Байракка тигезләшү" номинациясендә -3 урын;

"1 км/3 километрга йөгерү" номинациясендә -3 урын;

"Тартылу" номинациясендә-3 урын.

район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге Instagram фотосы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International