Нурлат район хастаханәсенең баш табибы вакцинация буенча Нурлатлыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде

2021 елның 6 июне, якшәмбе

Яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация ясау узган ел ахырында ук башланса да, нурлатлыларны әлегә кадәр борчыган сораулар күп.

Мәсәлән, дүшәмбе көнне шәһәрдә яшәүче Александр Федотов редакциянең кизү телефонына шалтыратты һәм аны кызыксындырган берничә сорауны яңгыратты. Без аларны Нурлат РҮХнең баш табибы Айдар Сәгъдиевка тапшырдык.

-Антитәнчекләрнең асылы нидән гыйбарәт-прививка ясау өчен аларның саны күпме булырга тиеш?

- «ГамКовидВак» вакцинасын (Спутник V) куллану буенча инструкция һәм «ГамКовидВак” вакцинасы белән өлкән халыкның яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация үткәрү тәртибе» дигән методик рекомендацияләр нигезендә, вакцинацияне үткәрер алдыннан коронавирус инфекциясенә иммунитет киеренкелегенә өстәмә лаборатор тикшеренүләр уздыру зарурлыгы юк. Иммунизация үткәрү өчен башка таләпләр билгеләнгән – бу 18 яшьтән өлкәнрәкләр, соңгы 6 айда COVID-19 авыруы һәм вакцинация вакытында ОРВИ билгеләре булмау, җитди хроник авырулар һәм анамнезда авыр аллергия реакцияләре булмау. Вакцинация ясау  йөкле һәм бала имезүче хатын-кызларга рөхсәт ителми.

-Кайда һәм кем прививка ясату турында белешмә яки сертификатны бирә?

-Үткәрелгән вакцинация турында мәгълүмат кичекмәстән федераль регистрга кертелә, дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта QR-кодлы сертификатның электрон вариантын алырга мөмкин. Прививка кабинеты шәфкать туташы вакцинация турында мәгълүматны профививкалар турында сертификатка һәм 63/у формасына кертә.

-Безгә тикшеренүләрнең  ике төре билгеле: сулыш органнарыннан мазок алу һәм кан бирү. Алар буенча тулырак аңлатма аласы килә.

-COVID-19 дифференциацияләнгән диагностикасы өчен берничә лаборатор тикшеренү методы кулланыла, вирусологик ысул аеруча нәтиҗәле санала, ул чакта авыз һәм борын куышлыкларыннан гади мазок алына һәм ул вакытта ПЦР методы белән SarsCov-2*вирусы ачыклана. Кан, биоматериал буларак, тикшеренүнең серологик методында, антитәнчекләр ачыклана. Антитәнчекләрнең булуы кешенең йә авырган булуы йә аларның вакцинациядән соң организмда барлыкка килүе турында сөйли.

-Үзәк район хастаханәсендә прививка алдыннан антитәнчекләргә анализ алу ничек оештырылган?

-Дәүләт медицина оешмаларында гражданнарга түләүсез медицина ярдәме күрсәтү дәүләт гарантияләре программасы кысаларында СОVID-19 йогышлы инфекциясенә иммун җавабын бәяләү өчен бушлай тикшерүләр уздыру каралмаган. Әмма шәхси медицина оешмаларында антитәнчекләр булу яки булмауны түләүле тикшерү мөмкинлеге бар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International