Нурлат районы хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү-игътибар үзәгендә

2021 елның 6 июне, якшәмбе

Район буенча 2670 гектар үлән чабылган, кышка 4754 тонна сыйфатлы сенаж салынган. Җәй башланып кына китте әле, ә районның кайбер хуҗалыкларында күпьеллык үләннәрнең беренче катын җыюны төгәлләп тә киләләр. Бу көннәрдә «Южная» агрофирмасында да азык әзерләүнең иң кызган чагы.

Монда бөтен техника тупланган, «АгроИнвест»ның өч хуҗалык механизаторлары оешкан төстә эшлиләр.

«Сөләйманов А.И.» хуҗалыгыннан Зөфәр Кыямовны без Нурлат яклары өчен әле аз таныш булган тритикале үләнен чапкан чакта очраттык. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Южная» җәмгыяте – районда әлеге культураны үстерүче бердәнбер хуҗалык. Быел биредә ул 286 гектарда, әлеге яшел үлән яшь терлекләр өчен аеруча файдалы санала.

«Моңа кадәр бергәләп үз хуҗалыгыбызда эшләдек. Менә хәзер бирегә күчтек. Уртак эш күпкә тизрәк бара», - ди Зөфәр Кыямов. Хуҗалыкта механизатор булып ул 2011 елдан бирле эшли. Быел печәнгә керешкәнче, язгы чәчүдә тырышып хезмәт куйган. Көз көне уракка да чыгачак.

Узган ел ул комбайнчылар арасында республика конкурсында җиңүче булган, урып-җыюда намуслы хезмәте өчен 100 мең сум күләмендә грант алды, кышын да эшсез утырмый, сөт комплексында эшләргә өлгерә.

«Южный» басуларында эш тәүлек әйләнәсе дәвам итә. Әлбәттә, терлек азыгы әзерләүчеләрне тукландыру, кирәк булса, эштә вакыт уздырып басып  торулар булмасын өчен техниканы ремонтлау да тиешле дәрәҗәдә оештырылган. Күмәк хезмәтенең уңай якларын да күреп өлгергәннәр инде: вакытында җыйналган азык файдалы сыйфатларын югалтмый, кояш астында тиешле дымлылыкка кадәр киптерелгән печәнне сөт комплексы территориясенә озаталар, сенаж чокыры да бик тиз тутырыла, бу да бик мөһим.

«Эш оешкан төстә бара. 1240 гектардан күпьеллык үләннәрне җыйнап, саклауга салынды. Барлыгы 2858 тонна сенаж әзерләдек», - диде “Южная" агрофирмасы генераль директоры Рамил Әхмәтов. «Южная» да беренче кат үлән чабу тәмамланганнан соң, механизаторлар Аксубай районында урнашкан хуҗалыкка күчәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International