“Зур эш аздан башлана”: нурлатлылар экологияне саклауга үз өлешләрен кертә алалар

2021 елның 5 июне, шимбә

Экология мәсьәләләре беркайчан да актуальлеген югалтмый. Еллар узу белән, киресенчә, алар зур әһәмияткә ия була бара гына. Иң борчыган темаларның берсе-пластик эшләнмәләр. Уңайлы, практик, әмма экологик яктан түгел. Ә моны аңлау өчен дистә еллар вакыт кирәк булды. Белгечләр фикеренчә, һәркем, пластик эшләнмәләрдән баш тартып, экологияне саклауга үз өлешен кертә ала. Республика Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенең I нче разряд белгече Венера Мингалеева белән шул хакта сөйләштек тә инде.

-Венера Гамировна, сез ничек уйлыйсыз, хәзерге заманда кеше бер тапкыр кулланыла торган пластик савыт-сабадан баш тарта аламы һәм аны нәрсә белән алмаштырырга мөмкин?

-Нигә булмасын. Элек бер тапкыр кулланыла торган тәлинкәләр һәм чәнечкеләрсез яшәгәннәр, шул ук вакытта походларга да йөргәннәр, табигатькә дә чыкканнар. Хәзерге яшүсмерләрнең әти-әниләре моны бик яхшы хәтерли әле: тәлинкәләр, кружка, кашык, котелок... Кибетләрдә ярмалар өчен кәгазь пакетлар тәкъдим итәләр иде, ә аларны авоська яки киндер сумкаларга салып алып кайта иделәр. Өстәвенә, әгәр сүз пластиктан баш тарту турында барса, һичшиксез, әйләнә-тирә мохиткә зыян китермәгән альтернатива барлыкка киләчәк.

-Кәгазь капларны үз вакытында кулланган урта яшьтәге кешеләр бер тапкыр кулланыла торган пакетлардан  җиңел баш тарта алса, хәзерге балага кәгазь стаканчиктан су эчәргә мөмкин икәнлеген ничек аңлатырга…

-Хәзерге вакытта без шуның белән шөгыльләнәбез дә. Уку чорында мәктәпләрдә, хәзер балалар бакчаларында да ЭКО-дәресләр үткәрәбез, аларда көнкүреш калдыкларының гигант микъдары рәвешендә бер тапкыр кулланылучы савыт-саба, пластикның нинди проблема тудыруын сөйлибез.

-Бик җитди тема, 6-7 яшьлек баланы аның белән кызыксындырырга мөмкинме?

-Ничек кенә әле. Дәресләр уен рәвешендә уза, бик гади һәм мавыктыргыч формада. Мәсәлән, аларга банан тиресен таркатуга нибары 3-4 атна кирәк булачак, ә пластик стаканга – 50ел икәнен ишетү бик кызык тоелды. Линионад шешәләре 450 елдан соң гына, ә кибеттән алган пакет 1000 елдан соң гына таркалачак, дигәч, алар гаҗәпләнүләрен яшермәделәр. Ә көнкүреш калдыкларын эшкәртү турында сүз чыккач һәм алардан нәрсә эшләргә мөмкин булуын күргәч, алар күпме тәкъдимнәр кертә башладылар! Әлбәттә, болар барысы да балалар фикерләве дәрәҗәсендә иде, әмма иң мөһиме - балада табигатькә карата дөрес мөнәсәбәт тәрбияләргә, әйләнә-тирә мохитне сакларга өйрәтергә кирәк, дип уйлыйм. Бөтен зур әйбер кечкенәдән башлана бит.

-Сез аларның әниләренә һәм әтиләренә ни әйтерсез?

-Әйләнә-тирә мохитнең пычрануы чиккә җитте. Әйләнә-тирә мохит торышына битараф булмаган һәр кешенең бурычы-табигатьне пычратуны киметүгә кулдан килгәнчә өлеш кертү.

-Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International