Нурлатта ял көне ярминкәләре эшли башлады

2021 елның 5 июне, шимбә

Бүген шәхси ярдәмче һәм фермер хуҗалыклары продукциясен түбәндәге адреслар буенча сатып алырга мөмкин: Куйбышев ур., 36. Мәскәү ур., 9, Совет ур., 189.

Бүгенге көннән Нурлат шәһәренең Яшьлек, Шикәрчеләр һәм Тимерьюлчылар микрорайоннарында ял көне ярминкәләре эшли башлады. Күрсәтелгән адреслар буенча урнаштырылган сәүдә павильоннарында иртәнге 7дән район авыл җирлекләре Башкарма комитетлары шәһәр халкына яңа продукция тәкъдим итә.

Тимерьюлчылар микрорайонында Андреевка һәм Богдашкино авыл җирлекләре эшли.

-Үз бакчабызда үстерелгән кишер, бәрәңге, чөгендер, суган, фасоль, бал, кайнатма, себеркеләр һәм башка бик күп нәрсәләрне алып килдек", – диде Андреевкадан Надежда Тарасова. Ял көне ярминкәләре Нурлат өчен яңалык түгел, әмма быел алар әле беренче тапкыр уза. Шәһәр халкы, сәүдә павильоннарын күреп, сатучылар янына киләләр, бәяләр белән кызыксыналар һәм яңа өзелгән, чиста авыл продукциясен сатып алырга ашыга. Тимерьюлчылар микрорайонында яшәүче ханым да рәхәтләнеп кишер, суган, бал, шулай ук яңа себеркеләр сатып алды.

"Мондый ярминкәләр оештырулары бик яхшы. Аларның йорт янында урнашуы бик уңайлы», - дип билгеләп үтте ул рәхмәт сүзләре белән.

Ял көне ярминкәләре шимбә көннәрендә узачак. Микрорайоннарда киләсе ярминкәләр 19 июньгә билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International