Нурлатның ат чабышы спортчыларын 12 июньдә Сабан туенда катнашырга чакыралар

2021 елның 4 июне, җомга

Традиция буенча, быел да ат чабышлары милли бәйрәмнең мавыктыргыч тамашасы булачак.

Агымдагы елның 12 июнендә Нурлат муниципаль районында татар халкының "Сабан туе" бәйрәме үткәрелә, аның программасына ат спорты буенча ярышлар да керә. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе ат чабышларында катнашырга чакыра.

Катнашу өчен факс буенча (тел.8(84345)2-06-61) яисә электрон адреска: nurlat.ushp@tatar.ru язмача гариза җибәрергә кирәк.

Ат спорты ярышлары Нурлат шәһәре ипподромында узачак. Жокейларга һәм җайдакларга үзләре белән  паспорт һәм ИНН күчермәләрее  алу мөһим.

Белешмәләр өчен телефон: 8-927-453-99-56.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International