Нурлат бердәмроссиялеләре алдан тавыш бирүгә йомгак ясадылар

2021 елның 4 июне, җомга

РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар сайлау өчен алдан тавыш бирүдә 8,5 меңнән артык нурлатлы катнашты. Бүген сәркатип Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсенең XXXI конференциясенең беренче этабы узды. Конференция ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһүдин һәм җирле бүлекчәнең башлангыч бүлекләреннән делегатлар катнашында узды. Конференция барышында катнашучылар 24 майдан 30 майга кадәр узган алдан тавыш бирүгә йомгак ясадылар. Нурлат муниципаль районы Советында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Линар Маняпов билгеләп үткәнчә, нурлатлылар онлайн-тавыш бирүдә дә, 11 сайлау участогында оештырылган онлайн-тавыш бирүдә дә актив катнаштылар. Тавыш бирүчеләрнең якынча 20 проценты, ә бу 2 меңнән артык сайлаучы «Бердәм Россия» сайтында электрон тавыш бирүдә катнашты. Линар Нурисламович партия активына алдан тавыш бирүне тиешле дәрәҗәдә оештырганнары өчен рәхмәт белдерде. Конференция «Бердәм Россия»партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XXXIII конференциясенә делегатлар сайлау белән дәвам итте. Бердәмроссиялеләр бертавыштан Нурлат җирле бүлеге секретаре Алмаз Әхмәтшин, ТР Дәүләт Советы депутаты, «ТНП-Зюзеевнефть» ААҖ генераль директоры Шамил Яһудин һәм «Бердәм Россия» нең «Яшь гвардия» яшьләр хәрәкәте лидеры Резеда Елауркина кандидатуралары өчен тавыш бирделәр.

Конференция партия активистларын тантаналы бүләкләү, шулай ук партия билетларын тапшыру белән тәмамланды.

Конференциянең икенче этабы агымдагы елның ноябрендә булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International