Татар дин әһелләре форумында Нурлат районы имам-мөхтәсибе дә катнаша

2021 елның 4 июне, җомга

3 июньнән 5 июньгә кадәр Казанда Бөтендөнья татар конгрессы, ТР мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән, татар дин әһелләренең форумы уза.

Билгеле булганча, «Милли тормыш һәм дин» XI Бөтенроссия форумы Казанда Россиянең 72 регионыннан 1200 татар мөселман руханиларын һәм кунакларны җыйды. Катнашучылар арасында Нурлат районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов та бар иде.

Бүген, 4 июньдә, «Kazan Expo» халыкара күргәзмә үзәгендә форумның пленар утырышы уза. Ә иртәгә, 5 июньдә, делегатлар Идел буе мөселманнарының «Изге Болгар җыены»нда катнашачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International