Кичә һәм бүген чыгарылыш сыйныф укучылары рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшыралар. Чыгарылыш имтиханының ничек үтүен без дә белергә булдык, моның өчен кичә иртән иртүк шәһәрнең 3нче мәктәбенә ашыктык. Биредә, каникулларга карамастан, аеруча җанлы булды. Мәктәп автобусларын бер-бер артлы шәһәр һәм авыл мәктәпләренең чыгарылыш сыйныфы укучыларын имтихан үткәрү пунктына алып килделәр. Алар аудиториягә узарга рөхсәт көттеләр, кагыйдәләрне кабатладылар, икенчеләре педагоглардан үгет-нәсихәтләр алдылар, өченчеләре телефон аша әти-әниләренең терәк - киңәшләрен тыңлады.
-Дулкынлану... Бар бераз, үз көчемә ышанам. Имтиханнарга озак әзерләндем, сынау рәвешендә узган имтиханнарда югары баллар алдым. Бүген дә бик яхшы нәтиҗәгә язармын дип өметләнәм, - диде 4нче мәктәп укучысы Гөлназ Гайнетдинова, аудиториягә керер алдыннан. Без дә чыгарылыш укучылары белән бергә эчкә уздык, дөрес, металлорамкалардан алга таба җибәрмәделәр: чит кешеләргә имтихан уздыру пунктында булу тыелган.
Моның артыннан Татарстан Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты вәкиле һәм федераль җәмәгать күзәтүчесе катгый күзәтә.
БДИ үткәрү өчен билгеләнгән барлык бүлмәләр дә куркынычсызлык таләпләренә туры китереп җиһазландырылган. Керү юлында металл эзләгечләр тора, аудиторияләрдә видеокүзәтү камералары урнаштырылган. Үзең белән паспорт һәм кара пасталы ручка, теләге булганнарга су һәм шоколад алырга мөмкин.
Моннан тыш, имтихан уздыру пунктында COVID-19 пандемиясе белән бәйле рәвештә гамәлдә булган барлык кагыйдәләр дә үтәлә. Кертелгән чикләүләр аркасында укучылар ике көн имтихан язалар: бүген 92 чыгарылыш сыйныф укучысы, иртәгә-112. -Бу без хәзер аудиторияләрдә элеккечә 15 әр түгел, ә 9ар кешене урнаштыруыбыз белән бәйле, - дип аңлатма бирде район Башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Алсу Рәхмәтуллина. Имтихан өч сәгать ярым дәвам итте. Бу вакыт эчендә коридорда үз кызын Альбина Егорова да дулкынлану белән көтте.
-Берничә ел дәвамында укытучылар балаларга белем бирделәр. Хәзер иң мөһиме – югалып калмаска һәм шул белемнәрен гамәлдә куллана алсыннар иде, - дип уртаклашты безнең белән чыгарылыш сыйныф укучыларының әнисе. Безгә исә аның сүзләренә кушылып, укучыларга уңышлар телисе генә кала.