Нурлат районында суда кешеләр һәлак булу куркынычы янау сәбәпле, «сары» куркыныч дәрәҗәсе билгеләнде

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

Нурлатта Рафис Хәмзин рәислегендә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Көн тәртибенә су объектларында кешеләр һәлак булу куркынычы белән бәйле рәвештә район территориясендә куркынычлыкның югары «сары» дәрәҗәсен билгеләү турындагы мәсьәлә чыгарылган иде.

Комиссия һава шартлары үзгәрү сәбәпле, гадәттән тыш «Кызыл» куркыныч дәрәҗәсен гамәлдән чыгарырга һәм суда кешеләр һәлак булу куркынычы янау сәбәпле, район территориясендә югары «сары» куркынычлылык дәрәҗәсен билгеләргә карар кылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International