Нурлатта спорт мәктәпләре коллективлары ковидка каршы күмәк рәвештә вакцинация ясадылар

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

Г. Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбенең барлык персоналы һәм «Ледок» «Спутник V» вакцинасының беренче компонентын ясадылар. Нурлатта «Тулпар» спорт сараенда бүген аеруча җанлы булды. Биредә Нурлат хастаханәсе күчмә вакцинация пунктын оештырды. "Тренерлар гына түгел, бөтен спорт мәктәбе коллективы  тулысы белән  бердәм фикергә килде. Без үз сәламәтлегебез өчен көрәшәбез. Бүген прививканы 60лап кеше ясата.

Кайберәүләр хәзер медицина күрсәткечләре буенча вакцина кадата  алмый, әмма 1 сентябрьгә кадәр бу процедураны барысы да узачак. Моннан башка вазыйфаларны башкаруга юл куелмаячак, чөнки алар балалар белән тыгыз элемтәдә эшлиләр», – диде Г. Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе директоры Илфат Гыймадиев. Ул үзе бер атна элек үк вакцина ясаткан.

«Ледок» спорт мәктәбенең суыту җиһазлары инженеры Сергей Вечкитов та прививка ясату – иң яхшы саклану, дигән нәтиҗәгә килгән. «Мин, әлбәттә, белгеч түгел, әмма терапевт, эндокринологны тыңладым, интернетта да төрлесен язалар. Шулай да прививка ясарга кирәктер диеп уйлыйм", - диде ул процедура шәфкать туташына таба юнәлеп.

Хәлегез ничек? Температура юкмы? Соңгы ике атнада вируслы авырулар белән элемтәгә кермәдегезме?.. Район хастаханәсенең гомуми практика табибы Семен Федотов сораулар бирә, пациент анкетасына җаваплар кертә.

Монда ук прививка ясаткач барлыкка килергә мөмкин булган кеше үзен начар хис итә торган халәт билгеләрен аңлата: аз гына  температура күтәрелергә, калтыратырга мөмкин.  «24 июньдә, башта терапевтка-222нче кабинетка, аннары 221нче кабинетка килегез. Соңрак була, әмма элек ярамый. Әгәр эш көнендә килә алмыйсыз икән, ял көннәрендә килегез, иртәнге 8дән кичке 4кә кадәр эшлибез», – дип өстәде  участок шәфкать туташы Гөлкәй Яруллина. Бу көнне «Тулпар» спорт сараенда эш көне гадәти булмаган рухта узды. Гадәти рухта булмаса да, биредә сәламәтлекне саклау өчен мөһим чара үтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International