«Дуслык» район газетасы өч федераль грант отты

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

«Дуслык» («Дружба», «Туслах») газетасының социаль яктан әһәмиятле өч проекты, Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы конкурсында җиңеп, 2021 елда дәүләт ярдәмен алучы беренче басма массакүләм мәгълүмат чаралары арасына керде.

Болар - “Нурлат - уңайлылык территориясе”, “Авылым! Туган авылым!” һәм “Яшь булу рәхәт!” дәүләт ярдәме кысаларында ел дәвамында район газетасында әлеге рубрикалар астында тематик битләр, аерым мәкаләләр дөнья күрәчәк.

Конкурска Россиянең төрле төбәкләреннән федераль, региональ һәм җирле басма массакүләм мәгълүмат чараларыннан 400дән артык гариза кабул ителгән, экспертлар 299 социаль әһәмияткә ия проектны хупладылар. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, җиңүчеләр арасында Татарстаннан бары тик берничә массакүләм мәгълүмат чарасы гына бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International