Нурлатның «Теремкәй» командасы Татарстанда иң яхшы билингваль балалар бакчасы дип табылды

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

Республикада «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантына конкурс тәмамланды. Эксперт комиссиясе конкурс сайлап алуның икенче этабында катнашучы Татарстан Республикасының 25 мәгариф оешмасында булды. Турыдан-туры этап кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирү эшчәнлеген оештыруга якын килүләрнең системалылыгы, эшчәнлекнең ресурс белән тәэмин ителеше, белем бирү оешмасының әлеге юнәлеш буенча эш формаларының төрлелеге һәм оригинальлеге, балаларга дәүләт телләрен өйрәтү методикасы һәм технологияләре бәяләнде.

«Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» республика конкурсы нәтиҗәләре буенча «Теремкәй» Нурлатта иң яхшы билингваль мәктәпкәчә учреждение дип табылды һәм 500 мең сум күләмендә грантка ия булды.

Фото: Нурлатта методик эш Инстаграмыннан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International