Яшь медиастарчыларга сертификатлар тапшырылды

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә «Нурлат-информ» каршындагы «MediaStar»телевизион студиясенең беренче чыгарылышы булды. Балалар ел дәвамында актерлык осталыгы нигезләрен, тележурналистика, режиссура, видеомонтаж нигезләрен җентекләп өйрәнделәр. Аларны креатив фикерләргә өйрәттеләр, моңа шәһәрнең танылган шәхесләреннән мастер-класслар да ярдәм итте. Барлык медиастарлылар Нурлат ТВның «Һава торышы» проектында актив катнаштылар. Һәм менә шушы көннәрдә 20 медиайолдызга беренче сертификатлар тапшырдылар. Бу шатлыклы вакыйганы чыгарылыш укучылары белән әти-әниләре дә бүлеште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International