Нурлат эшкуарларын ачык ишекләр көнендә катнашырга чакыралар

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 2021 елның 10 июнендә эшмәкәрләр өчен «Ачык ишекләр көне» уздыра.

Бөтенроссия Бердәм «Ачык ишекләр» көнен үткәрү кысаларында, үз эшчәнлекләре турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында, 2021 елның 10 июнендә 12.00 дән 16.00 гә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе (алга таба - Идарә) республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.

Идарәдә консультация алу өчен алдан язылу (Казан шәһәре, Зур Кызыл ур., 30 һәм Сеченов ур., 13а йорт) телефон номерлары буенча башкарыла: 238-36-32, 238-18-41 (2021 елның 19-20 апрелендә 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, төшке аш вакыты 12.45 сәгатькә кадәр), шул ук вакытта кызыксындырган сорауны күрсәтергә кирәк.

Нурлатлыларга консультация алу өчен идарәнең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарында территориаль бүлегенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Нурлат ш., Мәктәп ур., 10нчы йорт. 2021 елның 10 июнендә 12 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр. Тел.: 2-08-83, 2-19-71.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International