Халыкара балаларны яклау көнендә Нурлат мөхтәсибәте оештырган хәйрия акциясе кысаларында район имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов Мамыкта яшәүче Ходжаевлар янына барып, кием-салым һәм азык-төлек җыелмалары тапшырды.
Шөкран Ходжаева тумышы белән Таҗикстаннан, иренең туган якларына 2012 елда күченеп кайтканнар, монда ике бала туган. Ясминә быел 1 сыйныфны тәмамлаган, Кәримгә 5 яшь. Балалар, бүләкләрне5 алып, шунда ук яңа киемнәргә шатланып, тәэсирләре белән уртаклаша башладылар. Аз керемле гаилә өчен бу сизелерлек ярдәм. «Мондый игътибар бик шатландырды», - дип рәхмәт әйтте хуҗабикә.
"Кешеләргә ярдәм итү исламның нигезе булып тора, без шуңа төрле мөмкинлекләр эзлибез, – диде Наил хәзрәт Әбелханов. Халыкара балаларны яклау көнендә оештырылган акция нурлатлылар арасында зур хуплау тапты, Казаннан кайтарылган барлык кием-салым таратылды. Моннан тыш, мохтаҗ өлкәннәр һәм балалар өчен кием-салым белем бирү үзәге бинасында эшли торган туклану пунктында да тәкъдим ителә. 1 июньнән балалар өчен җәйге мәчет яны курслары эшли башлады. Үз балаларының җәйге ялын ничек оештырырга да белмәгән гаиләләр өчен бу бик яхшы альтернатива. Курсларга йөрүче балалар өчен көн дәвамында файдалы һәм кызыклы дәресләр үткәрелә, алар спорт һәм күңел ачу уеннары белән шөгыльләнә, шулай ук туклану да оештырыла. Быел мондый курсларның санын районда 30га кадәр җиткергәннәр.