Нурлат районында мәктәп яны лагерьлары эшли башлады

2021 елның 2 июне, чәршәмбе

Кичә, җәйге каникулларның беренче көнендә, Нурлат районында 19 мәктәп яны лагере ачылды.

Аларда 784 бала ял итәчәк, кызыклы һәм файдалы итеп вакытын уздырачак. Шуның белән бергә бүгенге көннән районда 11 хезмәт һәм ял лагере эшли башлады. Алар җәйге ялда 80 баланы колачлаячак.

Мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Чәчәк Газизова билгеләп үткәнчә, барлык лагерьларда да эш тиешле санитар-эпидемиологик таләпләр нигезендә оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International