Нурлат халкы якташыбыз Рөстәм Галиевнең иҗат кичәсендә катнашты

2021 елның 1 июне, сишәмбе

Кичәдә нурлатлылар исеменнән район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов җылы теләкләрен җиткерде.

«Күңел түремә чакырам...». Шушы көннәрдә узган үзенең иҗат кичәсен Рөстәм Галиев шулай диеп атады. Ул Киекле авылында туып - үскән, Түбән Кама дәүләт татар драма театрына нигез салган һәм аны бүгенге дәрәҗәгә күтәргән шәхес. Узган елны билгеләп үткән якташыбызның юбилеена багышланган бу кичә талантлы артист һәм режиссер буларак Рөстәм Вәлиәхмәтовичның яңа идеяләр, тирән фикерләре булган бай эчке дөньясын да үзенә алган иҗат юлын да колачлаган иде. Рөстәм Галиев исә, һәрвакыттагыча, яңа казанышлар белән чираттагы истәлекле датаны билгеләп үтте – Татарстанның халык артисты, республикабызның атказанган сәнгать эшлеклесе, Дамир Сираҗиев, Марсель Сәлимҗанов исемендәге премияләр лауреаты кебек дәрәҗәле исемнәргә, узган ел Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины исеме дә өстәлде. 1989 елда Рөстәм Галиев җитәкчелегендә бер бүлмәдә студия буларак ачылган Театр бүген Түбән Каманың Кайманов урамындагы матур төзекләндерелгән бинада урнашкан һәм яңа идеяләр белән илһамланган коллективны берләштерә, иҗади үрләр яулый. Бу, чыннан да, режиссер өчен зур горурлык.

Рөстәм Вәлиәхмәтович нинди генә казанышларга ирешмәсен, туган ягын онытмый.

-Мин һәрвакыт Нурлат, Киекле авылын сагынып кайтам. Анда минем әти-әнием, дусларым... Үрнәк авылында үз йортым да бар, анда да ешрак кайтырга тырышам. Еш кына театр белән Нурлат районында да гастрольләрдә йөрибез, анда мине ачык йөз белән каршы алалар. Мин һәрвакыт күңелем белән якташларым янында, - диде ул иҗат кичәсендә.

Бенефис күпсанлы кунаклар катнашында узды. Кичәдә район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән җылы теләкләрен район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов җиткерде.

-Без, якташлар, Рөстәм Вәлиәхмәтовичның иҗади уңышларына һәрвакыт сөенәбез. Безнең талантлы якташыбыз иҗатта үз юлын тапты, Түбән Кама театрын шундый биеклеккә күтәрде. Бу безнең өчен зур горурлык, - диде ул, Рөстәм Галиевка барлык якташларыннан сәламнәр тапшырып.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International