Нурлат кунакханә комплексы хуҗасы балалар өчен бәйрәм оештырды

2021 елның 1 июне, сишәмбе

Бүген Балаларны яклау көнендә “Ramina Palase Hotel” кунакханә комплексы хуҗасы Фәнис Хәмзә улы Гатин балалар өчен бәйрәм оештырды.

Аңа "Гармония" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең социаль хезмәт күрсәтүендә булган 20 яшь нурлатлыны чакырдылар.

Аниматорлар әзерләгән балалар өчен уеннар белән кызыклы бәйрәм программасында балалар актив катнашты. Шулай ук аларга тәмле ризыклар һәм кыйммәтле бүләкләр дә әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International