Нурлатта юбилярны 100 яшьлек юбилее белән котладылар

2021 елның 1 июне, сишәмбе

Бүген Тарн Варн микрорайонында яшәүче Степанида Тохтамановна Петрова бер гасырлык юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте. Әлеге истәлекле дата белән Степанида Петрованы Нурлат шәһәре Советы Рәисе урынбасары Владимир Кашкаров котлады.

Ул юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау открыткаларын һәм бүләкләр тапшырды.

Сүз уңаеннан, Нурлат районында бер гасырлык юбилеен тутырган өч кеше яши.

Шулай ук бүген районда тагын бер юбиляр-Яңа Әмзә авылында яшәүче Сөембикә Әхмәдулла кызы Хөсәенованы да хөрмәтләделәр. Аңа 90 яшь тулды. Аңа РФ Президентының котлау открыткасын һәм бүләкләрне район Башкарма комитетының төзекләндерү һәм шәһәр хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Марсим Вилданов тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International