Нурлатта балачак көне үтте

2021 елның 1 июне, сишәмбе

Бүген, 1 июньдә, Халыкара балаларны яклау көнендә, үзәк мәйданда бәйрәм чаралары оештырылды. Иртәдән үк нурлатлылар өчен биредә интерактив, спорт һәм күңел ачу мәйданчыклары, батутлар, сәүдә рәтләре эшләде. "Грани» мәдәни-ял үзәге хезмәткәрләре оештырган «Балачак дөньясы» мәйданчыгында яшь нурлатлылар сәнгатьле укуда көч сынашты. Алар арасында бәйрәмгә  махсус шигырь ятлаган Изабелла Буланова да бар иде,  аңа әнисе Ольга ярдәм иткән. «Без бүген кызым белән бәйрәмгә килдек, барысы да бик яхшы оештырылган. Без мәйданчыклар эшендә бик теләп катнаштык. Мондый искиткеч бәйрәм өчен оештыручыларга рәхмәт», - дип уртаклашты безнең белән Ольга Буланова. Чараның тантаналы өлеше «Театр» скверы сәхнәсендә узды. Биредә бәйрәм кунакларын Нурлат муниципаль районы Башлыгы котлады. «Бу бәйрәмнең җәйге каникуллар алдыннан нәкъ менә календарь җәй башында узуы символик мәгънәгә ия. Балалар - безнең киләчәгебез, һәм без, өлкәннәр, аларны бәхетле итәргә, аларның хокукларын якларга тиеш. Бүген шәһәрдә үсеп килүче буынның тулы һәм кызыклы ялы өчен барлык шартлар да тудырылган. Яшь нурлатлылар, төрле конкурсларда, олимпиадаларда катнашып, районга яңа җиңүләр алып киләләр. Бәйрәм белән, сезгә матур яллар телим», - диде Алмаз Сәлимович сәламләү чыгышында.

Биредә бүләкләү тантанасы да узды. «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләкләр белән шәһәр һәм район мәктәпләре укучыларын «Балалар илне сүрәтли»15 нче республика рәсем конкурсының муниципаль этабында актив катнашканнары өчен бүләкләде. Шулай ук «Мин туган илем белән горурланам» республика балалар рәсеме конкурсында катнашучыларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Чара «Сәләт» балалар сәнгать мәктәбенең матур чыгышлары белән дәвам итте. Биредә «Нурлат – информ» тарафыннан район Башкарма комитетының мәгариф һәм мәдәният бүлекләре ярдәмендә оештырылган «Йолдыз-йолдызчыклар» иҗат проектында катнашучы өч дуэтның чыгышы бик истәлекле вакыйга булды. Бәйрәм кунаклары әле озак вакыт үзәк мәйданнан таралышмады, берәүләр рәхәтләнеп сабын куыгы тамашасында катнашты, икенчеләре батутларда сикерде, өченчеләре әкият геройлары белән фотога төште. Кыскасы, бәйрәм барлык кунакларга бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International