Яшь кычытканлыларга Балаларны яклау көненә яңа уен мәйданчыгы төзеделәр

2021 елның 1 июне, сишәмбе

Кычытканлы авылы балалары хәзер сәламәтлекне заманча уен мәйданчыгында ныгытып рәхәтләнеп ял итә ала. Шушы көннәрдә биредә авыл җирлеге Башкарма комитеты һәм иганәчеләр акчасына 11 төрле конструкциядән торган яңа спорт-уен комплексы урнаштырылды.

-Элеккеге балалар бакчасы янындагы уен корылмаларын мәктәп территориясенә күчердек, һәм бу урынга яңа архитектура формалары кайтардык, - дип уртаклашты авыл җирлеге башлыгы Фалис Сабиров. - Айрат Закиров, Айрат Нургалиев, Ришат Галиуллин, Рамил Хисамов, Равил Абдрахманов һәм Динар Хәйдәров аларны урнаштыруда зур ярдәм күрсәттеләр. Әлеге мәйданчыкны бүген-Халыкара балаларны яклау көнендә яшь кычытканлылар катнашында ачтылар. Алар, бик рәхәтләнеп, таганда атындылар, таудан шудылар, турникларда үз көчләрен сынап карадылар, швед стенасына да менеп карадылар. Мәйданчыкта өлкәннәр өчен дә уңайлыклар каралган, балалары белән килүчеләр өчен эскәмияләр урнаштырылган. Авыл җирлеге башлыгы сүзләренә караганда, киләчәктә беседка да куярга планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International